Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Новости Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр
Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр PDF Печать E-mail
10.10.2017 09:54

Бөек Раббыбызның биргән нигъмәтләренә шөкер бурычы буларак, Корбан чалу гыйбадәте динебездә зарури кылынган. Хәле, мөмкинчелеге булган мөселманнар бу гыйбадәтне Аллаһуга якынаю, Аның нигъмәтләренә шөкер итү дәлиле буларак аткара.

Хәзрәте Гайшә анабыздан риваять ителгән бер хәдис шәрифтә Рәсүлүллаһ (С.Г.В.) шулай боера: “Корбан ителгән мал кыямәт көнендә мөгезләре, йоннары вә тырнаклары белән Аллаһуның хозурына килер. Шуңа күрә корбаннарыгызны күңел хушлыгы белән чалыгыз”.

Һәр кемгә корбан чалу тиеш булган өчен, моны эшләмәгән кешеләр хакында исә сөекле пәйгамбәребез (С.Г.В.) шулай боера: “Берәү корбан чалырга көче җитеп тә чалмаса, безнең арабызга катышмасын”. Шуңа  да: “Раббың өчен намаз кыл вә корбан чал”, – әмеренә колак салып, шартлары ап-ачык, ирекле булган корбан йөкләмәсен җиренә җиткереп үтәүчеләр күп замандаш мөселманнар арасында.

 

“Ихлас” мәчетендә олуг Корбан бәйрәме һәр елны зурлап, күп кеше катнашлыгында үтә. Шунысы да бар: Уфада быел Корбан чалу йоласын үтәү тик өч мәчеткә: “Ләлә-Тюльпан», “Гуфран” һәм “Ихлас” мәчетләренә генә рөхсәт ителде һәм шуларда гамәл кылынды.

 

“Ихлас” мәхәлләсенә Киров районының зыялылары, төрле һөнәр ияләре, югары һәм урта уку йортлары талиб-талибәләре баглана. Шуңа да, Корбан бәйрәме буласы көнне таң сызылудан кеше агыла башлады мәчет тарафына.

Бәйрәмгә әзерлекне имам-хатыйб Мөхәммәт Галләм, мөтәвәллият әгъзалары алдан хәстәрләгән иде. Корбан чалу урыннарында изге йоланы үтәргә теләүчеләргә һич читенлек юк: маллар китерелгән, бар да тиешенчә оештырылган.

Мәчеткә сарыкларны быел да “Ихлас” белән күптән хезмәттәшлектә булган, тиешле таләпләрне җиренә җиткереп үтәгән дин кардәшләребез: Дәүләкәннән Якуп Галин, Миякәдән Сәгадәт Галләмов, Мишкәдән Мөхәммәт Хөсәенов, Кырмыскалыдан Роберт Мөхәммәтҗанов, Җәмил Мостафин һ.б. китергән иде.

Корбан бәйрәме – кардәшлек, сөю, ярдәмләшү, сыйлану бәйрәме. “Ихлас” биләмәләрендә хуш исле шулпалар пеште бу көнне. Мөьминнәр, дәрәҗәгә, яшькә карамый, бәйрәм тәгаменнән бердәй ихласлык белән авыз итте.

Ятимнәрне, үксезләрне, хасталарны кадер итү – һәрчак олы савап. Бу гамәл һәркөнне хуплана, ә инде бәйрам көнне хәйриячелек аеруча мактала.

Корбан чалдыручыларның күңел киңлеге белән әлеге көнне үзләре изге гыйбәдәтне аткара алмаганнар да бәйрәм хозурлыгы кичерде, өлешсез калмады. Туганнар, күршеләр, танышлар, таныш булмаган диндәшләр мөбәрәк көнне Аллаһ ризалыгы өчен тулырак файдаланырга омтылды, чөнки Корбан гыйбәдәте – Аллаһка буйсынуны раслау, Аның биргәненә шөкер кылу, бәхет һәм бәрәкәткә ирешү юлы ул.

“Ихлас” мәчете матбугат үзәге

Обновлено 10.10.2017 10:05
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Объявлен дополнительный набор в групу религиозного песнословия "Иляhилар"
тел. для справок 89872478440
Руководитель - А.Акчурин


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ